94

Ash-Sharh

سورة الشرح

The Consolation8 آیات مکی

Translated by Yakub Ibn Nugman

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ

1

بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ أَلَمْ نَشْرَحْ لَكَ صَدْرَكَ

Әйә Мухәммәд г-м синең күкрәгеңне ачмадыкмы һәм иман, хикмәт белән күңелеңне йомшак кылмадыкмы.

2

وَوَضَعْنَا عَنْكَ وِزْرَكَ

Вә синнән авыр йөкне төшердек түгелме.

3

الَّذِي أَنْقَضَ ظَهْرَكَ

Ул авырлык аркаларыңны авырттыра иде түгелме.

4

وَرَفَعْنَا لَكَ ذِكْرَكَ

Һәм синең исемеңне кешеләр арасында мактаулы зекер белән дәрәҗәгә күтәрдек түгелме?

5

فَإِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا

Дөреслектә файдалы булган җиңеллек авырлыктан соң

6

إِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا

Дөреслектә авырлыктан соң гына файдалы җиңеллек табыла.

7

فَإِذَا فَرَغْتَ فَانْصَبْ

Бер хәерле эштән бушансаң, икенче хәерле эшне эшләргә тырыш.

8

وَإِلَىٰ رَبِّكَ فَارْغَبْ

Һәм Раббыңның рәхмәтенә кызык, Раббыңа таба ашык, һәм һәрвакыт Ул риза булачак хәерле эшләр белән мәшгуль бул!